erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Актаныштагы вакыйга турында: "Гаеплеләр тиз арада табылырга һәм җәзасын алырга тиеш"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кискен карашын җиткерде. Аның фикеренчә, бу факт буенча гаеплеләрне тиз арада ачыкларга кирәк. Бу хакта Президент Хөкүмәт йортында узган утырышта белдерде ("Шәһри Казан").

 

Виктор Смирнов 2021 елның сентябрендә вафат булган һәм Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән. Берникадәр вакыттан соң мәрхүмнең туганнары район хакимиятенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Алар вандаллык очрагына зарлана: билгесез затлар шушы төбәктә яшәүче хатынның православие динендәге иренең кабере өстенә куелган хачны кисеп алган. Әлеге хәл җәмгыятьтә зур резонанс тудырды, «Вандаллык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Бүген исә каберне мәсхәрәләү очрагы тагын кабатланган. Шуннан соң Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховны бар җаваплылыкны үзенә алуын һәм оставкага китүе хакында белдерде. Республика Хөкүмәте йортында узган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаеплеләр тиз арада табылырга һәм җәзасын алырга тиеш дип белдерде. Ул шулай ук шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, безнең җәмгыятьтә мондый хәлләрнең булырга тиеш түгеллеген җиткерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ хәбәр иткәнчә, Актаныш зиратында булган вакыйга урынына шунда ук оператив тикшерү төркеме килгән. Полиция хезмәткәрләре хәзерге вакытта каберне мәсхәрәләгән кешеләрне эзли. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге тикшерү башлады, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-aktanyshtagy-vakyyga-turynda-gaeplelr-tiz-arada-tabylyrga-m-zasyn-alyrga-tiesh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X