Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнехановның Ватан Геройлары Көне уңаеннан мөрәҗәгате

    "Безнең илдә бу бәйрәм 2007 елдан билгеләп үтелә. Ул төрле чорларда халкыбыз һәм дәүләтебез мәнфәгатьләрендә ихлас тырышлык куйган, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган фидакарьләрне – Ватанның данлыклы улларын һәм кызларын хөрмәтләү йөзеннән булдырылды", диелә мөрәҗәгатьтә.

    Хөрмәтле татарстанлылар!

    Сезне Ватан Геройлары Көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

    Безнең илдә бу бәйрәм 2007 елдан билгеләп үтелә. Ул төрле чорларда халкыбыз һәм дәүләтебез мәнфәгатьләрендә ихлас тырышлык куйган, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган фидакарьләрне – Ватанның данлыклы улларын һәм кызларын хөрмәтләү йөзеннән булдырылды.

    Бу бәйрәмнең  барлыкка килүе Россиядә 1769 елның 9 декабрендә гамәлгә куелган Изге Георгий ордены кавалерларын олылау, тәбрикләү традициясе белән бәйләнгән. Ватан каһарманнарын шул рәвешчә зурлау Россия халыкларының хәрби-патриотик һәм мәдәни мирасын  буыннан-буынга тапшыру, рухи хәзинәләрнең кыйммәтен, илебезнең тарихы белән ихлас кызыксынуны арттыру һәм шанлы үткәнебез турындагы хәтер-хатирәләрне мәңгеләштерү өчен гаять мөһим.

    Реклама

    Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, Изге Георгий Ордены һәм  Дан Ордены кавалерлары безнең өчен батырлык һәм кыюлык, үз-үзеңне аямыйча туган илгә хезмәт итү үрнәге булып тора. Алар арасында Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллинның, Петр Гаврилов һәм Михаил Девятаевның, Мәгубә Сыртланова һәм Гази Заһитовның, Борис Кузнецов һәм Әхтәм Сабировның, Илдус Мостюков һәм Николай Фроловның, Минтимер Шәймиев һәм Газинур Хәйруллинның, шулай ук башка бик күп мәшһүр ватандашларыбызның исемен зур горурлык белән атыйбыз. Бу олуг шәхесләрнең тормышы, игелекле  эшләре балаларда һәм яшьләрдә, Татарстанда яшәүче һәркемдә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен бәрәкәтле җирлек булып тора. Ватан Геройлары турында якты истәлекләрне кадерләп саклау,  исәннәрен һәрчак игътибар үзәгендә тоту – безнең буынның өстенлекле тарихи максаты, варислар алдындагы олы бурычы.

    Ватан Геройларына һәм барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

    Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanovny-vatan-geroylary-kne-uaennan-mrgate

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: