erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Закировка - 55: ни өчен җырчы туган көнен үткәрми?

Бүген – 11 майда Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировка 55 яшь тулды. Бу уңайдан җырчыны матур юбилее белән котлап үзенә шалтыраттык. ("Шәһри Казан". Эльвира Шакирова)

-    Рөстәм Закиров 55 яшьтә үзен ничек хис итә?

-    Әйбәт хис итәм, Аллаһка шөкер. Бераз ябыгырга гына кирәк (көлә).

-    Иң беренче булып кем котлады?

-    Бүген иртәдән бирле котлаулар кабул итәм. 100ләп котлау булды инде. Иң беренче булып Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев котлады.

-    Юбилеегызны үткәрәчәксезме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-    Быел туган көнемне үткәрмәскә булдым, чөнки үткәрәсең икән, аны бик яхшы итеп үткәрергә кирәк. Ә андыйга зур чыгымнар кирәк. 50 яшьлек юбилейны әнә шулай зурлап үткәрдем. Ә бүген өйдә гаилә белән генә билгеләп үтәчәкбез. Люция тәмле итеп бәлеш пешерде.

-    Бүгенге көндә сезнең өчен иң мөһиме нәрсә ул?

-    Саулык, тынычлык һәм игътибар. Бүген бик күп дуслар искә алып котлады. Котлаган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.

Без дә Рөстәм Закировны чын күңелдән 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Язгы кояш нурларыдай якты һәм аяз иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр, иҗади уңышлар телибез!

Чыганак http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rstm-zakirovka-55-ni-chen-yrny-tugan-knen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X