erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабурская: Сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр өчен Сабурская: Сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр өчен аерым шартлар тудырылган

Йөзләгән волонтер инвалидларны сайлау участокларына озата бара.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлау участокларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аерым шартлар тудырылган. Бу хакта “Пирамида”да бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат очрашуында Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әйтте.

Күрү сәләте начар булган һәм коляскадагы инвалидларның яшәү урыны алдан ачыкланган. Сайлау өчен 100 участок биналарның  беренче катына күчерелгән, Брайль шрифты белән 1 мең данә махсус трафарет әзерләнгән. “Инвалидлар өчен билгеле бер кыенлыклар бар иде, участоклар икенче катта иде. Соңгы ике елда бу юнәлештә эш бара. Үзәк сайлау комиссиясе каршында махсус эшче төркем төзелде. Аңа без дә кердек”, - диде Сабурская.

Ул бүген сайлау хокукы булган 286 мең инвалид кеше исәпләнүен әйтте. 30 меңе күрү, терәк-хәрәкәт аппараты , иштеү буенча инвалидлар санала. “Алар аеруча игътибар сорый”, - диде. Сабурская киләчәктә барлык сайлау участокларында һәркемгә уңайлы мохит өчен шартлар тудырылачагын әйтте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәрия Сабурская сайлау участокларына инвалидларны йөзләгән волонтер озата баруын әйтте. Алар моның өчен махсус әзерлек узган. Август аенда Татарстанның Үзәк сайлау комитеты Инвалидлар советы белән волонтерлар өчен семинар үткәргән. Алар сәламәтлекләре чикле кешеләргә сайлау участогында ярдәм итү буенча өйрәтелгән. Семинарга барлык муниципаль берәмлек вәкилләре чакырылган булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193103/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X