erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси йортта янгын чыккан: 12 яшьлек кыз һәлак булган,3 яшьлек сабый югалган

Алабугада шәхси йортта янгын чыгып, 12 яшьлек кыз бала һәлак булган. Коткаручылар янгын сүндергәндә, баланың мәетен тапкан, 3 яшьлек малайны эзләү дәвам итә, дип яза “БИЗНЕС ONLINE” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып.

Гаиләдә алты кеше яшәгән. Шуның дүртесе – балалар. Янгын чыкканда ата кеше һәм өч бала өйдә булган. Гаилә башлыгы бары тик 8 яшьлек улын гына ут эченнән алып чыга алган. Икесе дә пешкән хәлдә хастаханәгә озатылган. Коткаручылар 67 кв.м. мәйданда утны сүндергән. Анда 42 белгеч һәм 14 берәмлек техника эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын төнге беренче яртылар тирәсендә “Гринландия” бистәсендә чыккан. Ике катлы йорт, шулай ук ишегалдындагы “ВА3−2110” һәм “Сузуки Гранд Витара” автомобильләре тулысынча янып беткән. Фаҗига буенча тикшерү оештырылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137702/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X