erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлаучылар бюллетень белән бергә ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра

"Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак", - диде Алексей Фролов.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 18 районында сайлаучылар бюллетеньда үз тавышын бирә һәм ишегалдын ямьләндерү турында тәкъдимнәре белән анкета тутыра. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

“Безнең ишегалды” программасы быел эшли башлый. “Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак, аннары программа формалашчак. Халык активлыгы да бәяләнәчәк. Безнең исәпләүләр буенча, беренче чиратта, өстенлек ишегалды юллары, тротуарларга, урам яктыртуга биреләчәк. Кемгәдер парковка киңлекләре, ә кемгәдер яшел зона кирәк”, - диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада 2800 ишегалды инде күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерелгәнен әйтте. Ә хәзер бу эш тагын да комплекслы рәвештә башкарылачак. Күп фатирлы йортлардагы барлык ишегаллары торышына бәя бирелгән.

Ремонтланган ишегалларында да алга таба өстәмә үзгәрешләр кертеләчәк. “Инженерлык инфраструктурасы белән бәйле сораулар бар. Су, канализация. Безнең бурыч – программа кысаларында коммуналь предприятиеләр эшен дә карау”, - диде Фролов.

  • “Безнең ишегалды” программасы буенча 50 млрд сум акча юнәлдереләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193134/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев