erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сергей Марков: Татарстан электрон системаларны актив кертеп, алдынгы булды

Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Татарстанда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтте.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан сайлауда электрон системаларны актив кертеп, башка төбәкләр арасында лидер санала. Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Сергей Марков бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

“Татарстан гражданнарының үз сәяси позициясен белдерү мөмкинлеге бар. Электрон системалар актив кертелгән. Татарстан бу яктан традицион рәвештә Россиянең башка төбәкләрен уздыра. Күп төбәкләр сезгә лидер буларак карый”, - диде Марков.

Ул Татарстанда сайлауда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үтте. “Биектауда сайлау участокларында булдык. Барысы да тыныч, сайлаучылар акрынлап килә. Сайлауның төп дулкыны – бакчага китәр алдыннан иртән һәм бакчадан кайткач кич дип уйлыйбыз”, - диде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүз уңаеннан, Сергей Марков Биектауда 108 яшьлек кеше тавыш биргәнен искәртте.

Сергей Марков үзе барган участокларда барлык төп парламент партияләреннән күзәтүчеләр булганын әйтте. “Без булган җирләрдә кисәтүләр, шикаятьләр булмады”, - диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193148/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X