erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрь Мөдәрис Шакиров: "Зөфәр "Миләшләрем" җырын миннән сорамыйча саткан"

“Миләшләрем” җырының сүзләре авторы Мөдәрис Шакиров җыр аркасында барлыкка килгән низагка карата фикерен белдерде. Лэйнаның Дилә Нигъмәтуллинаны әлеге җырны башкарганы өчен судка бирүе турында язган идек ("Шәһри Казан").

 

“Мин, "Миләшләрем" җырының сүзләре авторы Мөдәрис Шакиров, җырны судлашып бүлә башлаганнарына шаккаттым. Дистә еллар җырланган җыр аркасында дәгъвалар башланды. Зөфәр “права”ны саткан миннән сорамыйча. Ул җырдан мин акча алмадым, шатлана идем генә җырлаганда. Болай булса, мин дә судка бирергә булдырам. Башта Зөфәрдән башлый алам. Акылыгызга килегез, җырчылар. Кем тели, шул җырласын, халыкка гына ошасын. Ихтирам белән барыгызга да”, - дип мөрәҗәгать иткән Мөдәрис Шакиров инстаграмда.

Бу хакта төрле фикерләр язганнар: “Ашарга пешергән чакта җырларга да куркыныч. Ачык тәрәзәдән ишетеп, судка бирүләре ихтимал”, “Акыллы, дөрес фикер йөртә торган, акчага табынмаган кеше икәнсез. Зөфәрнең сатарга хокукы бармы? Аның да акча дип күзе томаланган икән. Җырчыларга бөтенләй хөрмәт бетеп бара”, “Бу җырны Зөфәр акчага саткандыр бит? Яртысын җырның сүзләрен язучыга бирсен”, “Акчаны чын авторына бирергә кирәк” һ.б.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/shagyyr-mdris-shakirov-zfr-milshlrem-yryn-minnn-soramyycha-satkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X