erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шамил Садыйков «Татмедиа» коллективына генераль директор буларак тәкъдим ителде

Яңа җитәкчене Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев тәкъдим итте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков бүген җитәкче сыйфатында «Татмедиа» АҖ коллективына тәкъдим ителде. Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев, яңа җитәкчене тәкъдим итеп, Шамил Садыйковны тәҗрибәле медиаменеджер дип атады.

«Бу кешегә таянырга мөмкин. Аның һәрбер мәсьәләгә үз карашы бар. Шамил Мөхәммәтович, мин сезнең безнең арада булуыгызга шат», - диде Сәлимгәрәев.

Шамил Садыйков үзенең җавап сүзендә медиахолдинг алдында торган, якын арада хәл ителергә тиешле бурычларны билгеләде. «Медиатармак – җитди юнәлеш, безнең алда контентны үстерү бурычы тора. Безнең өчен иң мөһиме – журналистлар, операторлар, фотографлар, иҗади кешеләр. Бу юнәлештә безгә тагын да үсәргә, кызыклы, нәтиҗәле булырга кирәк», - дип искәртте Садыйков.

Аның сүзләренчә, «Татмедиа» редакцияләренә социаль челтәрләрдә аккаунтларны үстерүгә зур игътибар бирү зарур.

Бүген «Татмедиа»да шулай ук элеккеге генераль директор Андрей Кузьминны озаттылар. Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Андрей Кузьминга РФ гаммәви коммуникацияләр министры Константин Носков исеменнән тармакны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Казан дәүләт университетын тәмамлаган Шамил Садыйков журналистикага 1997 елда «Эфир» телекомпаниясенең яңалыклар хезмәте хәбәрчесе булып килә. 2000-2007 елларда ул «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең яңалыклар хезмәте редакторы, аннары «Казан» телерадиокомпаниясенең баш редакторы вазифасын били.

Шамил Садыйков ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе, «Эфир» телекомпаниясенең яңалыклар хезмәте редакторы, «Эфир-Чаллы» телекомпаниясенең башкаручы директоры һәм «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшли.

2016 елның апрелендә Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры итеп билгеләнә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча агентлык «Медиалогия» компаниясе тарафыннан әзерләнгән Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары медиарейтингында беренче урынга лаек була.

Шамил Садыйков күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, ул Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X