erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль челтәрләр эшләмәүдән кемнәр нинди сабак алган?

Дүшәмбе киче күпләрне шок кичерергә мәҗбүр иткәндер. Бер мизгелдә барлык популяр социаль челтәрләр (Ватсап, Инстаграм, Фейсбук һ.б.) эшләми башласын әле! Телефон экранын сыпырырга күнеккән халык нәрсә белән шөгыльләнде икән? Кинәт кенә барлыкка килгән буш вакытны нәрсәгә багышлаганнар? Социаль челтәрләрдән башка тормыш та бар икән югыйсә. Моннан сабак алганнармы?

 Гөлүсә Батталова, шагыйрә (Әтнә):

– Бу хәлне аңлап та бетермәдем. Миңа, шәхсән, әллә ни зыяны булмады. Интернет тотмый, дип кенә уйладым. Үземне социаль челтәрләргә бәйле кеше дип саный идем, шөкер, ул кадәр түгел икән. Алардан аерылып тору кыенлык тудырмады. Ватсапның эшләмәве генә бераз борчыды. Хәзер мәктәп, укытучы белән элемтә дә шуның аша бит инде. Эштәгеләр белән дә шулай. Социаль челтәрләр юкка чыкса, үземә артык зур зыян килер дип уйламыйм. Киресенчә, файдалырак эшләргә, шөгыльләремә вакытым күбрәк калыр иде. Ватсап шикелле аралашу «челтәр»ләре безнең эшне бик күпкә җиңеләйтә. Алар бетсә, әлбәттә, кыенрак булыр.

Айваз Садыйров, «Тәртип» радиосы продюсеры, «Манзара» тапшыруын алып баручы:

 Минем өчен бу фаҗигагә әйләнмәде. Бу 5–6 сәгатьне сизми дә калдым, чөнки бу вакытта оффлайн тормышта яшәдем: китаплар укыдым, гаиләм белән булдым. Озак вакытка юкка чыкса, бу миңа бәйле өлкәләргә дә зыян китерәсе иде, әлбәттә. Әмма дөнья күләмендә караганда, бу – чын фаҗига. Компанияләр акчасын югалатты, акцияләр бәясе төште. Цифрлы дөнья чынбарлык белән бик бәйле. Бу бер атнага сузылса, ни буласын күз алдына да китереп булмый. Күп өлкәләр, шул исәптән бизнес та моннан зыян күрер иде. Цифрлы дөнья белән генә дә көн күрүчеләр бар бит. Пандемия чорында виртуаль тормышка күчкәндә кешеләр дә, икътисад да берникадәр зыян күрде. Монда да шул ук хәл.

 Ринат Галиәхмәтов, беренче татар инстаблогеры:

– Без авылда идек. Ватсап, Инстаграм эшләми башлагач, тагын вай-фай көйсезләнәдер инде, дидем. Шулай бер сәгать узды. Интернетка кереп, ни өчен бу социаль челтәрләрнең эшләмәвен белергә баш эшләми генә бит! Имештер, бездә генә шулай. Соңыннан хатыным Илүзәнең туганы килде дә, Инстаграм эшләми бит, ди. Берчак: «Күз алдыңа китерәсеңме, Инстаграм эшләмәсә, сөйләшеп утырыр идек», – дип Илүзә белән икетуган апасы сөйләшеп утыра икән. Мин боларны ишетмәдем, бераздан килеп: «Күз алдыгызга китерегез, Инстаграм эшләми бит!» – дим боларга. Әле генә шул хакта сөйләшеп утырганнар югыйсә! Төнге бердә генә яттым.  Ул вакытта Инстаграм эшли башлаган иде инде, куясы нәрсәләрне куйдым. Социаль челтәрләр бетсә, бозаулар алабыз, фермер булам, дип көлештек әле. Бу вакыйгадан соң башыма шундый уй килде: без социаль челтәрләргә нык бәйле икән. Мин иркенлек сиздем. Ватсап юк, Инстаграм юк, чыгып керим әле, дип урамга чыгасың, рәхәтләнеп мунча кердем. Әллә ни курыкмадык. Социаль челтәрләр бетә дип уйламыйм. Бензин, газ кебек кирәк инде ул, ансыз яшәп булмый.

Рушан Сайранов, яшь фермер (Кайбыч, Кошман):

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Эш буенча бер кешегә ашыгыч рәвештә хәбәр язып саласым бар иде. Социаль челтәрләрдәге көйсезлекләр миндә генә дип уйлыйм бит әле. Телефонга акча салдым, аннан әллә ничә тапкыр телефонны сүндереп, кабыздым. Мин бу хәлдән сабак түгел, тынычлык алдым. Кирәкмәгән хәбәрләр килеп тора иде бит алайса. Ә болай, минем дә, башкаларның да эше туктап торды, ашыгасы-кабаланасы юк. Социаль челтәрләр бетүдән генә тормыш туктамый. Бары тик кайбер эшләр озакка сузылырга мөмкин. Кешене секунд саен аптыратучы булмый. Биш-ун җирдән шалтырату, хәбәр килми. Ул дәрәҗәдә оперативлык кирәкме соң безгә?

Айзилә Батырханова, «Татарстан» телерадиокомпаниясе алып баручысы:

– Алдамыйм, социаль челтәрләрнең эшләмичә торуын авыр кичердем. Телефонга барып ябышасың, бер ни эшләми, күңелсез, эшнең рәте юк… Ничек яшәдек икән шуларсыз? Ә бит һәр көннең 2–3 сәгате шуларга берегеп үтә. Кинәт кенә ишелеп төшкән буш вакытымны телевизор каршында уздырдым. Ул барлыгы искә төште! Рәхәтләнеп сериал карадым.

Ренат Галиәскәров, алып баручы:

– Кечкенә чакта ут беткән вакытлар бик еш була иде авылда. Кичләрен, караңгы төшкәч, телевизор карарга күнеккән кешеләр буларак, бераз ямансу булса да, бу вакытның үз романтикасы бар иде. Шәмнәр кабына, бертөрле серлелек тарала иде өй эчендә. Нәкъ шушы чаклар искә төште кичә. Әллә ни сабак алдым, дип әйтә алмыйм… Нәкъ балачакта ут беткән кичләрдәге кебек, бераз хисләнеп утырдым да кичке сигездә ятып йокладым. Шәхсән минем өчен социаль челтәрләр – эш инструменты да, фикеремне халыкка җиткерү ысулы да. Бераз кыенлыклар килеп чыгар иде. Тик адәм заты барысына да тиз яраклаша, берәр нәрсә уйлап табар идек әле!

Фото: pixabay.com

https://vatantat.ru/2021/10/64912/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X