erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд залыннан: «Нинди мәрхәмәтлелек сорыйсың? Улымнан ике аягы кына калды...» ("Интертат", Елена Сәлахова)

Су ташый торган машина йөртүчесе 7 яшьлек малайны бәрдереп үтерде. Баланың әти-әнисе машина йөртүчесе тормозга басып өлгерергә җитешкән булыр иде, дип ышана. Киров районы суды залыннан репортаж.


Казанның Киров районы судында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте буенча процесс 22 февраль көнне башланып китте. Җинаять эшен карау бер сәгатькә якын башлана алмый торды: судка хөкем ителүченең адвокаты килүен көттеләр. Суд башланганчы малайның әти-әнисе һәм баланың үлемендә гаепләнүче су ташучы машина йөртүчесе Илдар Саттаров коридорда бер-берсе белән янәшә диярлек - бер-ие метр ераклыкта утырып торды. 

Фаҗига узган елның ноябрендә Можайский урамы һәм Горький шоссесы чатында булды. Светофорның яшел утына юлны аркылы чыккан вакытта 7 яшьлек малайны «КамАЗ» машинасы бәрдерә. Алган җәрәхәтләрдән бала шунда ук үлә.

ТР прокуратурасының матбугат хезмәте фотосы
Һәлакәт мизгеле видеокүзәтү камераларына эләгә. Су ташучы машинаның уңга борылуы, җәяүлеләр чыга торган юлга керүе һәм малайны бәрдерүе күренә. Фаҗига баланың әнисе күз алдында - ананың улын мәктәпкә озатып барган чагында була.

Казанның Киров районы суды машина йөртүчене өч ай элек өй арестына җибәргән иде. Ул, саксызлык аркасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үтерүдә гаепләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Намусыгыз бармы? Улымнан ике аягы гына калды!»
Суд башланганчы Илдар Саттаровның адвокаты һәлак булган малайның әти-әнисенә эшне аерым тәртиптә карау турында килешергә тәкъдим итте. Аерым тәртиптә каралу каза күргән һәм гаепләнүче яклар килешкән очракта гына мөмкин. Гаепләнүче якның гаепләре тикшерелми, ул гаебен таный һәм нинди җәза бирелсә дә ризалаша, кабат мәхкәмәгә бирә алмый дигән сүз. Бу тәкъдим кабул ителгән очракта, ата-ана юл-транспорт һәлакәтенә гаепле кешегә минималь җәза бирсә дә, килешәчәк булып чыга. Тәкъдимне ишетүгә баланың ата-анасы кабынып китте, җәнҗал купты.

«Синең намусың кайда? Хатының кайда? Ул хатын-кыз буларак мине аңларга тиеш. Минем баламнан, минем иң кадерле кешемнән берни дә калмады, бары тик ике аягы гына калды! Ә син нинди мәрхәмәтлелек сорыйсың?» — дип ачаргаланды малайның әнисе.

 Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/society/24-02-2022/sud-zalynnan-nindi-m-rh-m-tlelek-soryysy-ulymnan-ike-ayagy-kyna-kaldy-5850075

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X