Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Табиб Светлана Сенек: «Яшүсмерләр коронавирусны авырдан уздыра»

    Соңгы арада Россиядә коронавирус йоктырган балалар саны ике тапкыр арткан. Хәзер алар барлык авыручыларның 20 процентын тәшкил итә. (Ватаным Татарстан)

    Баштарак коронавирусны җиңелчә генә уздыра дип саналган балалар да хәзер чирне авырдан кичерә башлаган. Республикада вазгыять ничегрәк? Республика клиник балалар хастаханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Сенек хәзер балаларның коронавирусны ничек кичерүләре турында сөйләде.

    – Светлана Александровна, хәзер балалар коронавирусны авыррак кичерә диюләре дөресме?

    – Хәзерге вакытта Татарстанда 5170 бала коронавирус йоктырган. Шуларның 4847се өй шартларында дәвалана. Коронавирус башланганнан соң ике ел дәвамында балалар арасында бу кадәр авыручылар саны теркәлгәне юк иде әле. Чирнең иң югары ноктасына җиттек. Коронавирус белән авыручы сабыйлар арасында чирне җиңелчә уздыручылары да, авыр формада үткәрүчеләре дә бар. Бәхеткә, ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган балалар юк. Ковид-госпитальдә балалар өчен 385 ятак урын исәпләнә. Биредә, нигездә, бер яше тулмаган балалар ята. ДЦП диагнозлы, шикәр чирле, артык авырлыктан интеккән балалар да, коронавирус йоктырган очракта, биредә дәвалана.

    – Коронавирус йоктырган балада нинди билгеләр күзәтелә?

    – Коронавирус йоктырган баланың, иң беренче чиратта, температурасы күтәрелә. Ул берничә көн дәвамында югары килеш саклана. Бала сүлпән, хәлсезгә әверелә. Коронавирус борынга томау төшү, тамак авырту, косу, күңел болгану, эч авырту кебек билгеләрдән дә башланырга мөмкин. Әлеге авыру өске сулыш юлларына һәм бронхларга зыян сала. Моңарчы булмаган бронхиолит очраклары да бар. Һәр өченче балада – диарея.

    – Ничә яшьлек балалар чирне авырдан уздыра?

    – Яшүсмерләр коронавирусны авырдан уздыра. Бу аңлашыла да. Үсмерлек чоры организмында гормональ үзгәрешләр барган вакыт. Шуңа күрә алар коронавирусны да авырдан кичерә. Аларда бу чирнең ни рәвешле узачагын да алдан фаразлап  булмый. Шуңа күрә яшүсмерләргә коронавируска каршы прививка ясатырга киңәш ителә дә инде. Вакцина ясаткан бала, авырган очракта да, чирне җиңелрәк уздырачак.

    Реклама

    – Ковид белән авырып терелгән бала тернәкләнү чорын ничек уздыра?

    – Коронавирус белән авырып терелгән балада, бигрәк тә яшүсмерләрдә бер ай дәвамында югары температура сакланырга мөмкин. Моннан тыш алар даими рәвештә баш авыртудан да зарланырга мөмкин. Коронавирус белән авырып терелгән бала аз гына физик һәм акыл хезмәтеннән соң да хәлсезләнә, тиз арый. Кечерәк балаларда исә ковидтан соңгы чор, гадәттә, бернинди билгеләрсез генә уза. Ковид белән авырып терелгән балага ике атна өйдә торып тернәкләнергә кирәк. Аннан соң мәктәпкә, балалар бакчасына барса була.

    – Баланың коронавирус йоктыруын кисәтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Бу уңайдан ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?

    – Баланың көнлек режимы саклануны кайгыртыгыз. Йокысы туйганчы йокласын, саф һавада йөрсен. Чир котырган чорда кеше күп йөри торган урыннарда да сирәк булу хәерле.

    Динә Гыйлаҗиева

    https://vatantat.ru/2022/02/74994/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: