2026 елда Татарстанда туган (татар) теленнән республика имтиханын 79 чыгарылыш укучысы тапшырды. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырдан күбрәк. Уртача нәтиҗә 84,56 балл тәшкил итте.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, быел туган (татар) теленнән республика имтиханын 79 чыгарылыш укучысы сайлаган. Узган ел әлеге фәннәрдән имтиханны нибары 32 кеше тапшырган иде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Министр сүзләренчә, быелгы нәтиҗәләр дә югарырак: татар теленнән уртача балл 84,56 тәшкил иткән. Шулай ук бер укучы татар теле һәм татар әдәбияты буенча ике имтихан да тапшырып, әдәбияттан 94,33 балл җыйган.
Татар теленнән имтихан бирүчеләрнең күпчелеге Казанда яши. Моннан тыш, имтиханны Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Азнакай, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Кукмара, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат һәм Балык Бистәсе районнары укучылары да сайлаган.
Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, имтиханны сайлаучылар саны арту яшьләрнең туган телгә, милли мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә карата кызыксынуы һәм хөрмәте турында сөйли. Аның сүзләренчә, республикада туган телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудырылган, ә телгә мәхәббәт иң элек гаиләдә тәрбияләнә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев