erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәсен күзәтүчеләрнең ачык штабы бәяләячәк

Штаб әгъзалары республика халкының сайлау кампаниясеннән нинди нәтиҗәләр көткәнен анализлаячак.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы күзәтүчеләрнең ачык штабы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәләрен бәяләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

«Сайлау циклы тәмамланганнан соң, кирәк булса, күзәтүчеләрнең ачык штабы йомгаклау утырышын үткәрер дип өметләнәбез. Анда без үз фикеребезне җиткерәчәкбез», - диде ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе теге яки бу партия җыйган тавышлар турында цифрлы мәгълүмат буенча нәтиҗә чыгара. Ә күзәтүчеләр штабының бурычы башка, диде Фомин. «Безнең күзаллавыбызча, безнең бурыч - барысы яхшы узганмы икәнен бәяләү, безнең җәмгыять шундый нәтиҗәләр көткәнме, гомумән алганда, кешеләр сайлау кампаниясен башыннан ахырына кадәр ничек кабул иткән - шуны ачыклау. Бу бик мөһим момент», - диде республика Иҗтимагый палатасы рәисе.

  • Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Республикада Татарстанның 2,9 миллионнан артык кешесе тавыш бирү хокукына ия.
  • VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына 100 депутат — бердәм республика сайлау округы буенча 50 депутат һәм 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр уза.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193101/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X