erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Фәннәр академиясе һәм «Дрон-Иминлек» ассоциациясе хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Татарстанда пилотсыз авиация технологияләрен үстерү һәм дроннар белән бәйле хәвефләрне киметү юнәлешендә яңа адым ясалды. Татарстан Фәннәр академиясе белән «Дрон-Иминлек» ассоциациясе үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

 

Килешү «Дрон Экспо – 2026» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында имзаланды. Документка Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм «Дрон-Иминлек» ассоциациясе идарәсе рәисе Рамил Рәхмәтуллин кул куйды.

Әлеге килешү пилотсыз авиация системалары өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне киңәйтү, заманча технологияләрне гамәлгә кертү һәм тармактагы белгечләрнең хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

«Дрон-Иминлек» ассоциациясе дроннар җитештерүчеләрне, дәүләт заказчыларын, фәнни һәм белем бирү оешмаларын берләштерә. Оешманың төп максаты – пилотсыз очкычлар куллану белән бәйле хәвефләргә каршы нәтиҗәле саклану системасын булдыру һәм әлеге өлкәдә уртак проектларны үстерү.

Пилотсыз технологияләр өлкәсендә фән белән гамәли эшчәнлекне берләштерү бүген аеруча мөһим, – дип билгеләп үтелде килешүне имзалау тантанасында.

Белгечләр фикеренчә, хезмәттәшлек республикада пилотсыз авиация технологияләрен камилләштерүгә, фәнни эшләнмәләрне гамәлгә кертүгә һәм тармакның иминлеген арттыруга ярдәм итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре