erid:2VtzquqpS7d
Минтимер Шәймиев сайлау уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев сайлау уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Хөрмәтле ватандашлар!

 

Быел 17 мартта без Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Бу юлы, бик көчле тышкы басым шартларында, бу гамәл дәүләтнең алдагы елларда эшләячәк җитәкчесен сайлап кую гына түгел. Бу юлы, сайлауда катнашып, без илебезнең дәүләт, технология, азык-төлек, фән суверенитеты һәм, әлбәттә, рухи бәйсезлеге өчен көрәшәбез. Димәк, без барыбыз да сайлауга килеп, рухи хәзинәләребез өчен, мәдәни мирасыбызны һәм рухиятебезне, милләтара һәм динара татулыкны саклау өчен бердәм тавыш бирергә тиешбез.

Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев