Республика районнарында томан төшүе көтелә
Синоптиклар хәбәр итүенчә, аерым урыннарда бозлы яңгыр явуы ихтимал, нәтиҗәдә юл өсләрендә көчле бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Казанда мондый хәлләр төнлә һәм иртән күзәтеләчәк. Моннан тыш, республика районнарында томан төшүе көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга киңәш итә. Кисәк кенә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итү сорала.
Чыганак: Татар-информ
Фото: ясалма фәһем
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев