erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 12 гыйнварда кар, буран һәм бозлавык көтелә

Татарстанда дүшәмбе көнне, 12 гыйнварда, урыны белән кар явуы көтелә.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда буран булуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы -8° -13 ° тәшкил итәчәк, аязганда -16°ка кадәр төшү ихтималы бар. Көндез -3°-8 ° көтелә.

Юлларда бозлавык фаразлана, көндез урыны белән кар көртләре булуы ихтимал.


Нет комментариев