erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 21 февральдән QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла ("Татар - информ")

21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, ресторан, театр, кинотеатр, концерт, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак.

 Дүшәмбе, 21 февральдә,  коронавирус инфекциясеннән вакцина булуын яки әлеге чирне кичерү фактын раслаучы QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 

21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, рестораннар, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак. Залларны 70 процентка тутырырга ярый. Җәмәгать транспортында йөрү өчен дә QR-код күрсәтергә кирәкми.

Дүшәмбедән республикада ваклап сату кибетләренә төнлә эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук мунчалар һәм сауналар да төнлә эшли алачак. 21 февральдән балаларга әти-әнисез сәүдә үзәкләренә йөрергә рөхсәт ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында бер кешегә дүрт квадрат метр сәүдә залы туры килергә тиеш булачак. Битлек кию режимы актуаль булып кала — битлекләрне киюне әлегә дәвам итәбез.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/19-02-2022/tatarstanda-21-fevrald-n-qr-kodlar-sistemasy-gam-ld-n-chygaryla-5849735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X