Реклама
“Мобиль сайлаучы” системасыннан файдалану өчен гаризаларны 4 сентябрьгә кадәр сайлау комиссиясенә хәбәр итү кирәк иде.
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Бердәм сайлау көнендә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда “Мобиль сайлаучы” механизмыннан барлыгы 32 меңнән артык кеше файдаланган. Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
“Сайлаучылар аларга кайда сайлау җиңел икәнен үзләре хәл итә. Мондый механизм төбәк сайлауларында беренче тапкыр кулланыла”, - диде сайлау комиссиясе рәисе.
Билгеле булганча, “Мобиль сайлаучы” системасыннан файдалану өчен гаризаларны 4 сентябрьгә кадәр сайлау комиссиясенә хәбәр итү кирәк иде. Гаризалар кабул итү 24 июльдә үк башланды. Аларны күпфункцияле үзәкләргә, Татарстандагы 56 территориаль сайлау комиссиясенә яисә дәүләт порталы аша юлларга мөмкин булды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, сайлау комиссиясенә 17 мең 761 гариза тапшырылган. Дәүләт порталы аша 7 мең кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Калганнары күпфункцияле үзәкләр аша гаризаларын җиткергән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193036/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз