29 апрельдә республикада һава шартлары үзгәрүчән булып кала.
Татарстанда апрельнең соңгы көннәрендә һава торышы тотрыксыз булып кала. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көн дәвамында болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем дәвам итә: кайбер урыннарда яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин.
Җил юнәлеше көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан булачак. Аның тизлеге секундына 7–12 метр чикләрендә фаразлана, ә кайбер вакытларда көчәйгән очракта 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -1дән +3 градуска кадәр төшә, кайбер урыннарда кырау төшү ихтималы саклана. Көндез исә һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак.
30 апрельдә исә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Шулай ук яңгыр һәм юеш кар яву мөмкинлеге саклана. Төнлә -2..+3, көндез +8..+13 градуска кадәр җылы булачак.
Майның беренче көне шулай ук җылы көннәр белән сөендерергә ошамаган. Синоптиклар 1 майда да яңгыр һәм юеш кар турында кисәтә. Төнлә -3..+2, көндез +6..+11 градус җылы булачак.
Нет комментариев