erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер түрә алдап 1,4 миллион сумлык грант алган

Аның хезмәт кенәгәсендә, янәсе, терлекче булып эшләве турында ялган язу пәйда булган("Ватаным Татарстан").

 

Питрәч районы башкарма комитеты башлыгының элекке урынбасары Дамир Байгильдин Казанның Вахитов районы суды каршына килеп басарга мәҗбүр булган. 26 яшьлек түрә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алдашу юлы белән 1,4 миллион сумлык грант алуда гаепләнелә.

Ул 2021 елда, грант отканнан соң сарыклар сатып алуга ялган килешү төзегәнлеге ачыклангач, кулга алынган. Бу хәлне ферма башлыгы раслаган. Өстәвенә чиновникның хезмәт кенәгәсендә, янәсе, терлекче булып эшләве турында ялган язуның урын алуы билгеләнгән. Аңа нәкъ менә шушы язу грант отарга ярдәм иткән дә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X