erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда бераз буран һәм -18 градуска кадәр салкын көтелә
Яңалыклар

Татарстанда бераз буран һәм -18 градуска кадәр салкын көтелә

Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк

Бүген Төнлә – көнбатыш районнарда, ә көндез төбәкнең күпчелек территориясендә кар һәм җепшек кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Аерым районнарда бераз буран, шулай ук бозлавык һәм секундына 11 метр тизлектә җил булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -15..-10 градус тәшкил итә, аязган вакытта -18 градуска кадәр суыта. Иртән көнбатышта -10..-5 градус булуы көтелә. Көндез исә -6..-1 градус, көнчыгышта -10 градус булачак.

Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев