erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды

Бүген республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы эшләячәк.

Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы сайлауларда тавыш бирү башланды.

Республикада сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды, алар кичке 8гә кадәр эшләячәк. Алар барлыгы – 2 мең 811. Шул ук вакытта, Татарстанда 154 сайлау участогы электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазландырылган. Сайлаучылар иң күп булган 42 участокта бюллетеньнәрне автоматлаштырылган эшкәртү комплекслары эшләячәк.

16 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдаланачак. Ул теркәлү урыны буенча түгел, ә үзеңә уңайлы булган участокта сайларга мөмкинлек бирә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

  • 100 депутат мандатына 430 үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче һәм сигез сәяси партия вәкиле дәгъва кыла. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193030/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X