erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда эчә торган суны тикшерү мәсьәләсе буенча туры линия булачак

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә

РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә 16 февральдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «СанПиН буенча эчә торган суны тикшерү тәртибе»мәсьәләсе буенча телефон элемтәсе режимында туры линия узачак.

Гражданнарның сорауларына кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев