erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда өеннән чыгып китеп югалган ирне эзлиләр
Яңалыклар

Татарстанда өеннән чыгып китеп югалган ирне эзлиләр

Яр Чаллыда өеннән чыгып китеп югалган 1958 елгы Фәрит Зиннур улы Шәйдуллинны эзләү эшләре алып барыла.

Ир ЗЯБ бистәсенең 17/01 йортында яшәгән. Шәйдуллин көрән төстәге «Лада Гранта» машинасына (дәүләт номеры: 632) утырып өеннән чыгып киткән. Әлегә кадәр аның кайдалыгы ачыкланмаган.
Шәйдуллин башына кара кепка, кара-соры төстәге куртка, зәңгәр төстәге спорт чалбары кигән. Бу хакта ВКонтактедагы "ПСО Челны поиск "Василиса" төркемендә хәбәр ителә.

Чыганак http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-mashinasynda-ennn-chygyp-kitep-yugalgan-irne-ezlilr


Нет комментариев