Февраль аеның беренче атнасында Татарстанда һава торышы катлаулана. Кар явулар белән бергә республикада янә көчле салкыннар көтелә, аерым районнарда температура −30 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, февраль башы Татарстан халкы өчен чираттагы сынау булачак. Кар-бураннар белән бергә һтемператураның кискен түбән төшүе көтелә.
Дүшәмбе, 2 февраль көнне, Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы −6…−11 градус тәшкил итәчәк, ә көнбатыш районнарда −13…−18 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары −2…−7 градус күрсәтер дип көтелә, көнбатышта исә −14…−19 градус салкын булачак. Кайбер урыннарда көчле кар һәм буран фаразлана.
Сишәмбегә каршы төндә, 3 февраль иртәсендә, республикада салкыннар тагын да көчәячәк: һава температурасы −22…−27 градуска кадәр төшәчәк, ә көнчыгыш районнарда −12…−17 градус тирәсендә булачак. Көндез дә салкын саклана: күпчелек районнарда −13…−18 градус, көнбатышта −22 градуска кадәр, көнчыгышта исә −5…−10 градус фаразлана. Кар явуы, аеруча көнчыгыш районнарда, көчле булырга мөмкин, кайбер урыннарда буран күзәтеләчәк.
Чәршәмбе, 4 февраль көнне, төнлә Татарстанда −22…−27 градус салкын көтелә, аяз вакытларда температура −30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава −17…−22 градус тирәсендә булачак. Явым-төшемнәр көтелми, әмма юлларда бозлавык сакланачак, ә республика көнчыгышында кайбер урыннарда кар көртләре барлыкка килү ихтималы бар.
Синоптиклар республика халкын һава торышындагы үзгәрешләргә игътибарлы булырга, юлларда һәм көнкүрештә саклык чараларын күрергә чакыра.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев