erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда грипп сезоны тәмамланды

Уку елы башыннан иртәнге фильтрларда ОРВИ һәм грипп билгеләре булган 17 970 бала дәресләргә кертелмәгән

Татарстанда грипп сезоны тәмамланды. Бүгенге көндә табиблар грипп булмаган этиология вируслары очракларын теркиләр. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Сезон тәмамланды. Бүгенге көндә гриппның аерым очракларын теркибез. Авыру эпидемик бусагадан түбәнрәк һәм атнасына тугыз мең очрак дәрәҗәсендә тора. Әмма без мониторингны дәвам итәбез", - диде ул.

Шулай ук Авдонина уку елы башыннан иртәнге фильтрларда ОРВИ һәм грипп билгеләре булган 17 970 бала дәресләргә кертелмәгән, дип өстәде.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев