Кайнар линия сәгать 10 дан 12 гә кадәр эшләячәк.
Бүген, 3 июльдә, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык мәсьәләләренә багышланган телефон “Кайнар линиясе” оештырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Ике сәгать эчендә татарстанлыларның сорауларына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге белгечләре җавап бирәчәк. Гражданнар гамәлдәге закон нормаларын ачыклый, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары турында белә, шулай ук бу өлкәдә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләр ала алачак.
“Кайнар линиягә” 221-80-35 телефоны аша шалтыратырга була.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев