Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз көтелә: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерде
14 июльгә каршы төндә һәм көндез Татарстанда, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр, көчле яңгыр, боз явуы һәм җилнең секундына 15–20 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава шартлары начараю сәбәпле халыкны саклык чараларын үтәүгә чакыра.
Татарстан синоптиклары мәгълүматларына караганда, 14 июльдә республика территориясендә яшенле яңгырлар, көчле яңгыр, боз явуы һәм урыны белән җилнең 15–20 метр/секундка кадәр көчәюе көтелә. Начар һава шартлары төнлә дә, көндез дә сакланачак.
Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе иминлек кагыйдәләрен искә төшерде.
«Яшен вакытында реклама конструкцияләре, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәргечләре астына ышыкланмагыз», – дип искәртәләр ведомствода.
Көчле җил вакытында тәрәзәләрне һәм балкон ишекләрен ябарга, йорт тирәсендә җиңел очып китә торган әйберләрне ныгытырга киңәш ителә. Автомобильләрне агачлар, баганалар һәм башка тотрыксыз корылмалар янына куймаска кирәк.
Әгәр боз явуы башланса, мөмкин булса, биналар эчендә калырга киңәш ителә. Урамда йөргәндә сак булырга, тайгак урыннардан һәм куркыныч объектлардан ераграк йөрергә кирәк.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 бердәм ашыгыч хезмәт телефоны буенча ярдәм сорарга мөмкин.
Белгечләр һава торышы турында рәсми хәбәрләрне күзәтеп барырга һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев