Реклама
4 декабрьдә төнлә Югары Ослан районының Татар Борнашы авылындагы фатирларның берсендә 38 яшьлек хатын-кызның мәетен табыпканнар. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Оперативниклар шикләнелүче 37 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын арасында хәмер эчкәндә ызгыш булган – моңа кадәр ир социаль челтәрләрнең берсендә хатынынының смсларын укыган. Шуннан соң ул аңа ташлана һәм буып үтерә.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз