erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда кинология хезмәтенең әһәмияте турында сөйләделәр

Этләр җинаятьләрне ачуда, кешеләрне эзләп табуда, шартлаткыч матдәләрне ачыклауда һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә алыштыргысыз ярдәмче булып кала.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Кинология хезмәте үзәге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Сергей Павлов матбугат конференциясендә хезмәт этләренең оператив-эзләү эшчәнлегендә тоткан урыны турында сөйләде. Чара Кинология хезмәте көне уңаеннан уздырылды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

«Бүген дә этләр кешенең җинаятьчелеккә каршы көрәштә алыштыргысыз ярдәмчесе булып кала», – дип билгеләп үтте Сергей Павлов.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен төрле токымдагы этләр сайлап алына. Алар арасында немец, бельгия һәм көнчыгыш Европа овчаркалары, лабрадор-ретриверлар, ротвейлерлар һәм спаниельләр аеруча киң кулланыла. Хезмәткә алынганнан соң кинологлар үзләренә беркетелгән этләр белән махсус уку йортларында әзерлек үтә. Алар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа кинологлар әзерләү мәктәбе, шулай ук Ростов мәктәбе һәм аның Егорьевск шәһәрендәге филиалы бар.

Махсус әзерлек тәмамланганнан соң хезмәт этләре кешеләрне һәм ис буенча төрле матдәләрне эзләүдә, мәетләрне табуда, каравыл һәм конвой хезмәтендә файдаланыла. Ел саен кинологлар үзләренең дүрт аяклы ярдәмчеләре белән оператив-хезмәт эшчәнлегенә әзерлек буенча сынау үтә. Моннан тыш, һәр зур чара алдыннан этләр шартлаткыч матдәләрне, корал һәм сугыш кирәк-яракларын эзләп табу буенча өстәмә тикшерү уза.

Гадәттә хезмәт этләре сигез яшькә җиткәч «лаеклы ялга» чыгарыла. Әмма ветеринар белгечләр фикере һәм комиссия карары нигезендә аларның хезмәт срогы озайтылырга мөмкин. Хезмәттән киткәннән соң этләргә яңа йорт табыла, әмма күпчелек очракта аларны озак еллар бергә хезмәт иткән кинологлар үз гаиләләренә алып кайта.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев