erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда креатив индустрияләрне үстерү үзәге булдырылачак

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасының креатив индустрияләрне үстерү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасын төзү турында Карар кабул итте. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, дип хәбәр ителә рәсми документта.

Үзәк креатив икътисадның база секторы буларак регионда креатив индустрияләрне оештыру һәм үстерү өчен, шулай ук иҗади эшмәкәрләргә ярдәм итү инфраструктурасын формалаштыру өчен төзелә.

Республика исеменнән Яңа структураны гамәлгә куючылар ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы булачак.

Дәвамы: Татар-информ


Нет комментариев