erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өлкән яшьтәге ханым, оныгын коткарам дип, мошенникларга 5 млн сум акча күчергән

Полициягә Түбән Камада яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклар корбаны булган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Хатын-кыз сөйләве буенча, аңа кич белән оныгы шалтыраткан. Кыз ярдәм сораган – ул җитди юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын, зыян күрүчеләр барлыгын, үзенең гаепле икәнлеген сөйләгән.

Аннары трубканы хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган ир-ат алган. Ул күрсәтелгән счетка билгеле бер сумма күчереп булса, җинаять җаваплылыгыннан котылырга мөмкин булуын әйткән. Аннары сөйләшүне тагын бер ир-ат дәвам иткән, анысы, янәсе, табиб. Ул оныгының да юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргәнлеген һәм аңа катлаулы һәм кыйммәтле операция кирәклеге турында сөйләгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Оныгы өчен куркып, пенсионер алар әйткән счетка – 4,6 миллионнан күбрәк акча күчергән.

Акча җибәргәч, хатын-кыз оныгы белән элемтәгә керергә тырышса да, сөйләшә алмаган. Икенче көнне ул кызның әтисенә шалтыратып, бернинди юл-транспорт һәлакәте булмавын белгән. Шуннан соң пенсионер ханым полициягә мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X