erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда пилотсыз авиация системалары буенча фәнни-җитештерү үзәкләре челтәре булдырылачак

Республикада пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынау һәм компетенцияләр үзәкләре ачу өчен 2 миллиардтан артык сум акча юнәлдерү планлаштырыла.

Татарстан Республикасында пилотсыз авиация системалары өлкәсендә фәнни-җитештерү үзәкләре челтәре булдыру күздә тотыла, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы ТР Финанслар минитсрлыгына сылтама белән.

Гомуми финанслау күләме 2 019 216,2 мең сум тәшкил итәчәк. Шуның 1 474 027,8 мең сумы федераль бюджеттан субсидия рәвешендә бүленә. Калган 545 188,4 мең сум Татарстан бюджеты хисабына каралган.


Нет комментариев