erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда табибларга ярдәм итүче ясалма интеллект булдырачаклар

Казан медицина университеты һәм Иннополис университеты табибларга ярдәм итәр өчен ясалма интеллект булдырырга уйлый.

Татарстанда медиклар өчен ясалма интеллект нигезендә ярдәмче булдыру турында игълан иттеләр. Проект Казан дәүләт медицина университеты (КДМУ) һәм Иннополис Университеты тарафыннан тәкъдим ителгән. Бу хакта КДМУ ректоры Айрат Фәррахов сүзләренә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

“Ясалма интеллект карарлар кабул итүне тизләтү, диагностика һәм беренчел звенода дәвалау өчен кулланылырга мөмкин. Бу сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәлелеген арттырачак”, – дип аңлатты Фәррахов. 

Ярдәмче табибларга гына түгел, пациентларга да адреслана. Яңа технологияне беренчеләрдән булып Татарстанда сынап карый алачаклар, киләчәктә аны башка төбәкләргә дә тәкъдим итәргә әзерләр. 


Нет комментариев