erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда тагын бер түрә ришвәтчелектә гаепләнеп тоткарланган
Яңалыклар

Татарстанда тагын бер түрә ришвәтчелектә гаепләнеп тоткарланган

Татарстанда «Роскадастр» директоры һәм аның урынбасарын 1,5 млн сум акча урлауда гаеплиләр.

Татарстанда «Роскадастр» директоры һәм аның урынбасарына карата «Вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды. 

«Татар-информ»га Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсендә сөйләүләренчә, алар филиал хезмәткәрләренә ай саен өстәмә премияләр күчерү хисабына бюджет акчаларын урлау схемасын оештырган. Өстәвенә, әлеге акчаны җитәкче һәм аның урынбасары үзләренә алып калган.

Шул рәвешле, узган елның октябреннән март аена кадәр алар предприятие бюджетына 1,5 млн сумнан артык зыян китергән.

Оператив-эзләү чаралары дәвам итә.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/tatarstanda-tagyn-ber-tura-risvatcelekta-gaeplanep-totkarlangan


Арча хәбәрләре

Нет комментариев