Реклама
Чирмешән районы Күтәмә авылында 9 яшьлек малай елгада батып үлгән. Аның мәетен авылдашлары судан чыгарган. Бу турыда кичә 23.05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хәбәр иткәннәр.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, якынча белешмә буенча, 9 яшьлек малай көндез үзе генә Күтәмә елгасына балыкка киткән һәм әйләнеп кайтмаган.
Баланы авылдашлары, полиция һәм 73нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре эзләргә чыккан. Алар малайның әйберләрен яр буенда күреп алганнар. Аннары һәлак булган баланың мәетен елгадан табалар.
Бала су коенырга теләгән булуы ихтимал. Әмма ул суда бата башлаган, кызганычка, аның янында ярдәм итүче булмаган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tugyz-yaslek-malai-yalgyz-balykka-kitkan-ham-batyp-ulgan-5855954
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз