erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең төгәл даталары билгеле булды

Алар 20 мартка һәм 27 майга туры килә

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза бәйрәмнең һәм Корбан бәйрәмнең даталарын раслап, тиешле указга кул куйды. Бәйрәмнәр эш көннәренә туры килсә дә, республикада алар ял көннәре буларак билгеләнә.

Указ нигезендә Ураза бәйрәме 20 мартта, ә Корбан бәйрәме 27 майда билгеләп үтеләчәк.

Искәртеп узабыз, Изге Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм Ураза бәйрәм башлануга кадәр дәвам итәчәк.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев