erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда зыян килгән элемтә линиясен төзәткәннәр

«Татар-информ» интернетның начар эшләү сәбәбен атады

Татарстанда «Царево» торак комплексы янында магистраль җепселле-оптик элемтә кабелен кабат торгыздылар, аның өзелүе аркасында Россиянең 21 төбәгендә интернет акрынайган иде. Бу хакта «Ростелеком»га сылтама белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Чит оешма җир эшләре башкарган вакытта кабельгә зыян килгән. Проблеманы 21:00 сәгатькә кадәр бетерү планлаштырылган иде.

«Сигнал дәрәҗәләре тикшерелде, магистраль кабельдәге зыян бетерелде», – диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев