erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның бер авылы янындагы урманда наркотик җитештереп ятканнар

Полиция хезмәткәрләре урманда корылган бер палаткада барлыгы 11 килограмм авырлыктагы химик реактивлар һәм прекурсорларга, лаборатория җиһазларына тап булган. (Ватаным Татарстан)

Татарстанда полиция хезмәткәрләре Минзәлә районының Тау асты Тәкермән авылы тирәсендәге урманда корылган палаткада нарколабораториягә юлыккан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре палаткада барлыгы 11 килограмм авырлыктагы химик реактивлар һәм прекурсорларга, лаборатория җиһазларына һәм тыелган матдәләрне әзерләү өчен билгеләнгән башка әйберләргә тап булган. Нарколабораторияне оештыруда шикләнелүче өч егет кулга алынган. “Оператив мәгълүматларга караганда, тоткарланган егетләр синтетик наркотикларны кайнату белән шөгыльләнгән”, – диелә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Наркотик матдәләрнең прекурсорларын законсыз җитештерү һәм сату буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X