erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның ике районында мәдәни үсеш үзәге ачылачак

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча ике мәдәни үсеш үзәге ачылачак

Яңа үзәкләр быел Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә пәйда булачак.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда узган ел «Мәдәният» илкүләм проекты буенча ике мәдәни үсеш үзәге төзелеше башланган иде. Алабугадагы үзәк — 197 урынга, Яшел Үзәндәгесе 199 урынга исәпләнгән.

ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу төзелешләр 287,9 миллион сумга төшкән. Мәдәни үсеш үзәкләре быел үз ишекләрен ачар дип көтелә.

Шулай ук үткән ел Татарстанда илкүләм проект буенча өч мәдәният йорты төзелгән. Аларның икесе — Кукмара, ә берсе — Минзәлә районында. Һәркайсы 100 урынга исәпләнгән. Төзелеш эшләренә 70,4 миллион сум акча тотылган.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында Казанның Киров районындагы ике сәнгать мәктәбе — 2нче музыка мәктәбе һәм 10нчы сәнгать мәктәбендә дә капиталь ремонт ясалган. Бу эшләргә 54,9 миллион сум киткән. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл җирлегендә эшләүче мәдәният учреждениеләренә илкүләм проект кысаларында дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Авыл җирлеге территорияләрендә урнашкан 83 муниципаль мәдәният учреждениесенә һәм 75 хезмәткәргә барлыгы 12,1 миллион сум юнәлдерелгән.

Моннан тыш Чаллы шәһәре, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Нурлат, Түбән Кама, Чүпрәле, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарының ун иҗат коллективы 1,7 миллион сум күләмендә грантлар алган.

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә «Мәдәният» илкүләм проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X