erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспортта QR-кодларны тикшерү тәртибе билгеләнде

Автобус хәрәкәтен башлый торган беренче тукталышта пассажирларны керткәндә үк QR-код тикшереләчәк, аннары кондуктор билет сатар алдыннан кодны карый.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Автобусның беренче тукталышында QR-кодлар җәмәгать транспортына керер алдыннан тикшереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров сөйләде.

Автобус хәрәкәт башлый торган беренче тукталышта QR-кодларны пассажирларны керткәндә тикшерәләр, алга таба аларны кондуктор билет сатар алдыннан карый торган була», - диде спикер.

Яңа Covid-чикләүләрне контрольдә тоту өчен урыннарда ПАТП хезмәткәрләреннән, хокук саклаучылардан һәм муниципалитет хезмәткәрләреннән торган мобиль төркемнәр оештырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алексей Сидоров татарстанлыларга бу процедурага тыныч карауларын сорады. Кондукторлар үз эшләрен генә башкарачак, чөнки ТР Министрлар Кабинеты карары белән QR-кодларны тикшерү бурычы аларга йөкләнә. Алар ковид вазгыяте аркасында республикада шундый катгый чаралар кертелүдә гаепле түгел, диде профильле ведомство вәкиле.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/19-11-2021/transportta-t-rle-tuktalyshlarda-qr-kodlarny-tiksher-t-rtibe-bilgel-nde-5843486

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X