erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар көч сынашты

Арча командасы призлы өченче урынны алды.

18 ел инде районда “Ладья” шахмат клубы эшләп килә. Аңа яшьләр дә, өлкәннәр дә йөри. Даими рәвештә төрле ярышлар оештырыла. Ветераннар арасында ярышлар үткәрү дә матур традициягә әверелеп бара.

Быел да ветераннар арасында шахмат һәм шашка буенча зона ярышы булды. Анда алты районнан килгән ветераннар көч сынашты.

Турнирны Пенсия фондының Арча районындагы клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибатуллина, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов ачып җибәрде. Алар шахмат, шашка осталарына уңышлар теләделәр..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Турнирда Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Балтач, Теләче районнарыннан алты команда катнашты. Өлкән яшьтәге ир-атлар да, хатын-кызлар да көч сынашты. Ярышларны оештыручы һәм баш судья Сөләйман Галиуллин. Ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, уенга стартны да ул бирде.

Залда тынлык урнашты. Бер генә уенчының да җиңеләсе килмәде. Шуңа һәрберсе ныклап уйлап кына эш итте. Ахыр чиктә җиңү иң көчлеләргә елмайды. Командалар арасында беренче урынны Саба районы командасы яулады. Биектау районы шахмат һәм шашкачылары икенче урында. Арча командасы призлы өченче урынны алды. Әмма өлкәннәр өчен иң мөһиме урын түгел, бер-берсе белән дусларча аралашу иде. Җиңүчеләргә бүләкләр дә бирелде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X