erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

VKның топ-менеджеры Владимир Габриелян елга аша чыкканда һәлак булган

VK гендиректорының беренче урынбасары Владимир Габриелян фаҗигале рәвештә һәлак булган, диелә компания хәбәрендә. Аның белән бергә VK сатып алулар буенча директоры Сергей Мерзляков та һәлак булган ("Ватаным Татарстан").

 

«Бүген иртән Владимир Габриелян һәм Сергей Мерзляковның фаҗигале хәл нәтиҗәсендә һәлак булуы мәгълүм булды. Без туганнары, якыннары һәм дуслары белән бергә кайгырабыз. Владимир һәм Сергей мәңгегә безнең команданың бер өлеше булып калачак», – дип хәбәр итә VK матбугат хезмәте.

Габриелянның 6 июньдә Ненец автономияле округында (НАО) Ак диңгезгә экспедиция вакытында югалуы билгеле булды. Дүрт кешедән торган төркем » Шерп» вездеходында яр буйлап Канин борынына таба хәрәкәт иткән. Бугряница елгасын кичкәндә машина әйләнеп каплана һәм су агымы аларны диңгезгә таба алып китә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике кеше, шул исәптән Габриелянның хатыны Алена да исән калган. Габриелян үзе һәм аның юлдашы юкка чыккан. Baza телеграмм каналы хәбәр итүенчә, берничә сәгатьтән соң коткаручылар аларның гәүдәләрен Песцовая елгасы ярында тапкан.

https://vatantat.ru/2022/06/84007/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X