erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел табынына тәмле ризык
Яңалыклар

Яңа ел табынына тәмле ризык

Яңа ел табынына бу тәмле ризыкны үзебез әзерлик.

Бу бик тә тәмле рулетны әзерләү өчен 1 килограмм тавык ите, 50 грамм караҗимеш (чернослив), 25 грамм сарымсак, йомырка, тоз һәм борыч кирәк булачак.
Тазартылган тавыкны буйга ярып, итен сөягеннән аералар. Аннары җиңелчә генә суккалап йомшартырга, тоз һәм борыч сибеп, сарымсак сөртергә.
Караҗимешне суда җебетеп, төшен алырга.

Юка итеп кенә йомырка җәймәсе әзерләргә. Өстенә әзер итне, шуннан туралган караҗимешне салырга һәм, рулет итеп төреп, җеп белән бәйләп чыгарга кирәк.

Рулетны тавык сөягеннән әзерләнгән шулпада 40-60 минут пешерергә һәм шунда суытырга. Түгәрәкләп киселгән рулетны табынга гарнир һәм яшелчәләр белән бизәп чыгаралар.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Tavik-itenn-n-rulet-28550/


Нет комментариев