erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ядегәр авылы халкы аптырашта: "Бәрәңге бакчасын юып төшергән. Әле утырткан гына идек..."

Кукмара районының Ядегәр авылында ярты сәгать дәвамында яуган яңгыр аркасында көчле ташкын барлыкка килгән ("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина).

 

Ул берничә хуҗалыкның яшелчә бакчасына зыян салган.

"Шәһри Казан" хәбәрчесе зыян күрүчеләрнең үзләре белән элемтәгә керде. 

“Ничә ел шушы авылда яшибез. Әмма бу кадәр көчле ташуны күргәнем булмады", - диде Рамил Мусин "Шәһри Казан"га.  Зыян күрүче сүзләренчә, ташу бүген төштән соң барлыкка килгән.

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РЕКЛАМА

«Без авыл кырыенда яшибез, яныбыздан гына трасса үтә, астарак инеш. Яңгыр явып, басудагы ташкын юл аша авылга акты. Санаулы минутлар эчендә бакчаларга бәреп керде. Җиләк-җимеш түтәлләре, бәрәңге бакчасы су астында калды. Ничек тиз килде, шул рәвешле тиз генә инешкә юылып та төште. Ташкын үтүе турында хәзер ләм генә хәтерләтеп тора. Күрше Рифкать Галимуллинарның бәрәңге бакчасын юып төшергән. Әле утырткан гына идек», – дип сөйләде Рамил безгә.   

Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин сүзләренә караганда, барлык зыян күрүчеләр үзләренең хуҗалыкларын табигать бәла-казаларыннан иминиятләштергән. 

— Иминият компаниясе вәкилләре килеп, фотога төшереп киттеләр. Барлык килгән зыян капланачак, - диде авыл җирлеге башлыгы. - Җил давыллап яңгыр килде. Бик тиз арада кара болытлар тирә-юньне камап алды, авыл халкы шок хәлендә калды, мондый галәмәтнең соңгы елларда булганы юк иде, диделәр. Авылның иң өлкән кешесе шундый көчле ташу 1977елда булган, дип искә ала. Ни генә булмасын, беребезгә дә бәла-казага тарырга язмасын. 

http://shahrikazan.ru/news/avyil/yadegr-avyly-khalky-aptyrashta-brge-bakchasyn-yuyp-tshergn-le-utyrtkan-gyna-idek

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X