erid:2VtzquqpS7d
Янгында ике хатын-кыз һәлак булган
Яңалыклар

Янгында ике хатын-кыз һәлак булган

Ут белән сак булсагыз иде, дуслар!

7 май көнне көндез коткару номерына Мөслим авылының Урожайная урамында ут чыгуы турында хәбәр килә. 40 квадрат метр мәйданда кирпечтән төзелгән торак йорт яна икән. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны сүндерергә керешә, янган йорт эчендә ике хатын-кызны табалар. Кызганыч, чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм табиблары аларга берни белән дә ярдәм итә алмый. Зыян күрүчеләр төтен белән буылып, фаҗига урынында һәлак була. Шулай ук янгын вакытында ут сүндерүчеләр йорт эченнән олы яшьтәге ирне чыгаралар һәм медиклар кулына тапшыралар. Янгын чыгу сәбәбен тикшерү ачыклаячак.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mslimd-fazhiga-ike-khatyn-kyz-lgn

 


Нет комментариев