erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Явым-төшемнәр һәм кырау: май аенда һава торышы нинди булачак

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, быел майның уртача температурасы уртача айлык температурасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, быел майның уртача температурасы 14 градуска якын булыр дип көтелә, бу уртача айлык температурасыннан 1 градуска югарырак. Фаразланган явым-төшем саны – 30 мм чамасы, күпьеллык уртача саннан кимрәк.

Майның беренче көннәрендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез температура 12-17, төнлә урыны белән кырау төшүе ихтимал. 2 нче биш көнлектән температура күтәрелә башлаячак: көндез 19-24, төнлә 7-12 градус җылы. Икенче ункөнлек буе атлантик циклоннар йогынтысында вакыт-вакыт яңгырлар явачак.

Өченче декада башыннан урыны белән яшенле яңгырлар явачак, җил көчәюе көтелә, әмма температура күтәрелә башлаячак. Майның соңгы көннәрендә аяз, төнлә 12-17, көндез термометр баганалары 25-30, урыны белән 32 градуска кадәр күтәреләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шактый җылы фон фаразына карамастан, май җылысы әле ышанычлы түгел, «май алдаучан», - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Шуңа күрә бакчачыларга күпьеллык күрсәткечләр буенча Казанда һәм шәһәр яны территорияләрендә май дәвамында, 4 июньгә кадәр һавада, 9 июньгә кадәр туфракта кырау куркынычы саклануын онытмаска кирәк. Шуңа күрә җылы яратучы культуралар үсентеләрен ачык грунтка утыртырга ашыкмаска кирәк.

Чыганак

 http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/yavym-tshemnr-m-kyrau-may-aenda-ava-toryshy-nindi-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X