erid:2VtzquqpS7d
Йөк машинасы белән «Лада Гранта» бәрелешкән
Яңалыклар

Йөк машинасы белән «Лада Гранта» бәрелешкән

«Лада Гранта» кюветка төшеп киткән һәм бер ишеге каерылып чыккан.

Татарстанның Апас районында Волгоградтан килүче йөк машинасы һәм Чувашия номерлары куелган «Лада Гранта» автомобиле катнашындагы авариядә биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген иртән Апас районында «Татнефть» автозаправкасы янында Волгоградтан килүче йөк машинасы һәм Чувашия номерлары куелган «Лада Гранта» автомобиле бәрелешкән. Авариядән соң «Лада Гранта» кюветка төшеп киткән һәм бер ишеге каерылып чыккан.

«Авариядә җиңел автомобильдәге биш кеше зыян күргән», - дип сөйләде юл һәлакәтенең шаһитлары.

Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/17-12-2019/tatarstanda-y-k-mashinasy-m-lada-granta-katnashyndagy-avariyad-bish-keshe-img-ng-n-5710455


Нет комментариев